Бүгенге катлаулы хәлдә, бөтен дөнья короновирус белән көрәшкә баскач, өлкән буын кешеләренә барысыннан да кыенрак. Хәзер, аларның хәрәкәте чикләнгән вакытта, бик күп өлкән яшьтәге кешеләр үз-үзләре белән генә калды, аларга бигрәк тә өстәмә игътибар һәм сакчыл ярдәм кирәк.
Бөтенроссия #"БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘРБЕЗ!" пандемия вакытында үзара ярдәмләшү акциясе кысаларында Казан шәһәренең "НПК Махсус металлургия" Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыяте азҗитешле ялгыз пенсионерлар өчен хәйрия ярдәме оештырды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган ялгыз һәм матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә беренчел кирәкле азык-төлек кергән 30 җыелманы илтеп тапшыруда ярдәм күрсәттеләр.

