Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йортлары белән балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кире кайтаруда үзара ярдәм итешү кысаларында, ДАСХКУ "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль социаль - реабилитация консилиумы утырышында катнаштылар.
2020нче елның 12нче мартында Алексеевск муниципаль районы ДКУ "Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кайгырту" социаль ятимнәр йорты" базасында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л.К. Корбангалиева, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Әхмәтҗанова А.Ф. һәм Авиатөзелеш районы социаль хезмәт буенча белгеч Шубина Л.А. катнашында, Казан шәһәре җирлегендә яшәүче ике балигъ булмаган тәрбияләнүченең гаилә хәлләре тикшерелде.
Балаларны ятимнәр йортына социаль реабилитациягә урнаштыргач, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә аларның әти-әниләренә, социаль, психологик, педагогик, хокукый сорауларны чишүдә ярдәм итү максаты белән социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль ярдәм оештырыла. Белгечләр әти-әниләр белән гаилә эчендәге каршылыкларны җиңү, ата-ана-бала мөнәсәбәтләрен яңадан торгызу проблемалары буенча консультацияләр, психологик әңгәмәләр, рольле уеннар, тренинг шөгыльләр үткәрәләр.
Консилиум утырышында эшләнгән эшкә анализ уздырылды, гаиләләрнең агымдагы проблемалары билгеләнде һәм аларны чишү юллары каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының халык алдында формалаштырган максат һәм бурычларны үтәү йөзеннән 2019нчы елда балалар һәм яшүсмерләр өчен ятимнәр йортыннан гаиләдә яшәү рәвешенә киткән балалар өлешен арттыру буенча индикатор, киткән балаларның гомуми саны буенча 90% - тан 92% - ка кадәр, Казан шәһәре буенча ирешелгән.
