Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
"Толерантлык - уңышка юл"

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   16нчы март, дүшәмбе, 2020нче ел

   "Тынычлык символы" циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече мәдәни оештыручы белән бергә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, "Толерантлык - уңышка юл" төркемле шөгылен уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: рухи-әхлакый сыйфатлар һәм үзен толерант тоту нигезләрен формалаштыру, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләү.

   Шөгыль барышында балалар толерантлык төшенчәсе белән таныштылар,"Толерантлык - уңышка юл" интерактив әңгәмәсендә һәм, үзләрен толерантлы тоту һәм конфликтлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән, "Конфликтлы хәлдә үзеңне ничек тотарга?", "Тылсымлы сәке", "Мәкальне дәвам ит һәм аңлат" рольле уеннарында катнаштылар.

   Психоэмоциональ халәтне көйләү, эчке шәхси ресурсларны һәм иҗат сәләтләрен мобилизацияләү максаты белән балалар өчен "Толерантлык чәчәге" композициясен ясау буенча мастер-класс уздырылды.

   Шөгыль коммуникатив сыйфатларны үстерүгә һәм аралашу культурасы: әңгәмәдәшне аңлый белү, бер-берсе белән уртак тел табу, өлкәннәргә хөрмәтле карашта булу, башкаларның кимчелекләренә сабыр һәм игелекле булу тәрбияләүгә ярдәм итте.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66