16нчы март, дүшәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы буенча чаралар планы кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "173нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" консультация пункты базасында яшүсмерләр өчен коррекция-үстерүле "Үз-үзең булу бик мөһим" шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: үз-үзенең кыйммәтен һәм уникальлеген аңлау аша үзбәяне үстерү, уңай хис-тойгыларны азат итү.
Шөгыль әкият терапиясе кулланып уздырылды. Балалар "Усак тарихы"н сәхнәләштерделәр, ә аннан соң әкиятне анализладылар. Аның сюжет сызыгында сүз төп геройның индивидуаль сыйфатларын ачуы, үзенең кыйммәтен һәм кабатланмас булуын аңлау турында бара. Балалар актив рәвештә әкияттә сурәтләнгән ситуацияне яшьтәшләре белән шәхесара мөнәсәбәтләрдә эзләделәр.
Шөгыль ахырында балалар уздырылган әкияттән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, әкият буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча нинди нәтиҗә ясауларын йомгакладылар.

