16нчы март, дүшәмбе, 2020нче ел
Төп максатларның берсе өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивацияләү һәм актив озын гомергә шартлар тудыру булган "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында, Яңа Савин районы Ветераннар советы активы белән түгәрәк өстәл утырышы узды.
Очрашуда Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире М. Н. Горева катнашты, ул, халыкның мохтаҗ категорияләренә ирекле түләүсез ярдәм күрсәтүче "Өлкән яшьтәге волонтёрлар" Бөтенроссия хәрәкәте турында мәгълүмат бирде. Бу хәрәкәткә кушылып, кешеләрнең гражданнарга өйдә социаль - көнкүреш ярдәме күрсәтү күнекмәләре алулары, ял итү һәм иҗат эшчәнлеге нигезләре белән танышулары, ә иң мөһиме - үзләренең үсеш һәм камилләшүләрендә туктап калмаска бәхетле мөмкинлек, димәк, озакка актив булып калу мөмкинлеге турында сөйләде. Өлкән яшьтәге кешеләр белән шәхесара аралашуда мөмкин булган төрле технологияләр белән таныштырып, М. Н. Горева активистларны әлеге хәрәкәткә кушылырга өндәде.
Актив тормыш позициясе чагылышы мисалында чакырылган пенсионер Гатауллина Сания Фатыйховна чыгышы яңгырады, ул үзенең иммунитетны ныгыту, стресслы хәлләрдә үзен тоту, актив озын гомер өчен саулыкны саклау буенча киңәшләре белән уртаклашты.

