11нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
Халыкара наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көненә туры китерелгән чаралар кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "88нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" консультация пункты базасында тулы булмаган, азҗитешле һәм күп балалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Үзеңне сакла" төркемле шөгылен уздырды(профилактика эше).
Шөгыльнең максаты: балаларда үзләрен куркынычсыз тоту стратегиясен формалаштыру, тормыш һәм сәламәтлеккә кыйммәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Интерактив әңгәмә барышында: мин һәм минем хисләрем, стрессны ничек җиңәргә, үзеңә җаваплылык ала белү, яшьтәшләр белән ничек мөнәсәбәтләр төзергә, үз фикереңдә тора һәм "юк" диеп әйтә белү кебек сораулар тикшерелде. Аерым игътибар сәламәтлеккә куркыныч булган үз-үзеңне тотуның куркыныч формаларына бирелүгә каршы торучы шәхси ресурсларны үстерүгә, актив һәм җаваплы тормыш позициясен формалаштыруга бирелде.
Шөгыльнең икенче өлешендә балалар белән, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән, "Иптәш белән әңгәмә", "Минем гадәтләрем" һәм "Ничек булырга" күнегүләре уздырылды.
Шөгыль эчке халәт рефлексиясе белән тәмамланды, балалар, үзләрен куркынычсыз тоту стратегиясен гамәлгә ашыру өчен мөһим белемнәре белән уртаклаштылар.

