06нчы март, җомга, 2020нче ел
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен бәйрәм чаралары уздырылды. Бу язгы бәйрәм - иң якын, юмарт һәм кайгыртучан, ягымлы, яраткан әниләргә рәхмәт һәм мәхәббәт хисләрен белдерергә яхшы сәбәп.
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балалары булган гаиләләр "Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре" интерактив программасында катнаштылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белделәр, "Бәйрәм бәйләме" мастер-классында яраткан әниләренә открыткалар ясадылар һәм яхшы теләкләрен яздылар.
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Әни - төп сүз" мастер-классы узды, аның барышында балалар иң мөһим кешеләре - әниләре өчен бүләкләр әзерләделәр, үзләре ясаган открыткаларга теләкләр яздылар.
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә "Иҗат тылсымы" клубы кысаларында балалар белән "Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар әниләрен һәм әбиләрен үзләренең артистлыклары, күңелле бәйгеләр белән шатландырдылар, һәм, әлбәттә, бәйрәм ахырында бүләкләр тапшырдылар.
Мондый гаилә чаралары балигъ булмаган балаларда әниләргә, хатын-кызларга, гаилә кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итәләр.



