17нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Кәефнең салават күпере" циклы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 6-11 яшьлек балалар өчен, "Минем хисләрем һәм тойгыларым" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльдә катнашучылар бергәләп: Кешенең йөзеннән ничек аның кәефен отып була? Бу нинди очракларда мөһим? Ничек үзеңнең хисләрең белән идарә итәргә? сорауларына җаваплар эзләделәр. Төрле эш формалары кулланылды: дискуссия, әңгәмә, компьютер презентациясе. Балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, башка кешеләргә аңлаешлы булсын һәм аларны ярсытмасын өчен, үзләренең хисләрен белдерергә өйрәнделәр. Барлык катнашучылар да үз фикерләрен иркенләп белдерә, тәкъдим ителгән хәлне чишә алмадылар, шуңа күрә уеннарда һәм биремнәрне башкарганда психологтан хисләре һәм тойгылары белән идарә итү буенча киңәшләр алдылар. Рефлексия кысаларында балалар пластилиннан үзләренең кәефләрен әвәләделәр һәм бер-берсенә уңай хисләр теләделәр.
Шөгыль балаларның аралашу күнекмәләрен үстерергә, үзләренең хис-тойгыларын белдерү культурасын тәрбияләргә ярдәм итте.
