9нчы сентябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ДКУ белгече белән берлектә, балигъ булмаган балаларның һөнәри билгеләнүгә юнәлдерелгән “Эш остадан курка” түгәрәк өстәлен уздырдылар.
Чара барышында балалар Казан шәһәрендә “WorldSkills” стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионаты уздырылу турында презентация белән таныштылар, һөнәр сайлау стратегиясе һәм факторлары турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар, шулай ук һөнәри сыйфатларны ачыклау һәм һөнәри өстенлекләрне ачыклауга тест уздылар. Балаларга “Минем һөнәрем-минем киләчәгем” методик әсбаплары тапшырылды.
