6нчы август, сишәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Сәламәтлегегезне саклагыз” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: рухи кыйммәтләрне үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну булдыру.
Балалар белән шөгыль барышында рухи һәм матди байлыклар турында интерактив әңгәмә уздырылды, сәламәтлек турында фикер алышынды, рольле уеннарда үз сәламәтлеге файдасына “юк” дип әйтү күнекмәләре ныгытылды.
Шөгыль балигъ булмаган балаларны рухи тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте турында күзаллау булдырырга һәм үзен конструктив тоту күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
