12нче июль, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Маҗаралар утравы” төркемле шөгылен уздырды.
Интерактив уен кысаларында балалар тылсымлы утрау мохитенә чумдылар, аларны анда мавыктыргыч биремнәр көтә иде. “Күңелле пантомималар”, “Хайваннар дөньясында” уеннарында катнашып балалар аралашуның вербаль булмаган чараларын кулланып үз уйларын белдерүдә ярыштылар. “Могҗиза-утрау”, “Бары тик бергә” командалы биремнәр шәхесара аралашуны булдыру һәм дәвам итү күнекмәләрен формалаштыруга, конструктив әңгәмә төзүгә ярдәм иттеләр.
Шөгыль “Теләк утравы” коллектив арт-терапевт эше белән тәмамланды, анда һәр катнашучы үзенең әһәмиятлеген һәм уникальлеген аңлап эчке дөньясын күрсәтә алды.
Шөгыль социаль яраклашу дәрәҗәсен арттырырга, коммуникатив күнекмәләрне, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән үзара тәэсир итешүнең эффектив стратегиясен формалаштырырга ярдәм итте.

