29нчы апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Россия Федерациясе гражданнарын 2016-2020нче елларга патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре АНО “ВИКО-Казан” админстрациясе белән берлектә, социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр өчен “Россия-минем тарихым” Тарихи паркына хәйрия экскурсиясе оештырдылар.
Музейга килүчеләр игътибарына проекцияле инсталляцияләр, масштаблы панорамалар һәм “җанлы китаплар” кулланып “ХХ гасыр. 1914-1945 еллар. Бөек кичерешләрдән Бөек Җиңүгә” мультимедияле экспозициясе тәкъдим ителде. Мәгълүмати мохиткә чуму тәэсире һөнәри тавыш һәм яктырту системалары ярдәмендә көчәйтелде.
Экскурсиядә катнашучылар видеоинфографика, анимацияләр, өчүлчәүле модельләштерү һәм цифралы реконструкцияләр белән алып барылган ике дөнья сугышы һәм өч революция тарихы турында хикәят тыңладылар.
Барлык кунаклар да тачпад кебек мәгълүмат туплау кулланмасы белән таныштылар, балалар аны кулланып Россия тарихыннан фактлар белделәр.
Катнашучыларга бигрәк тә сенсорлы тачпадлардан торган стендта аерым детальләрдән корал яки сугыш техникасын җыю тәэсир итте.
Тарихи паркта булу балигъ булмаган балаларда патриотизм, гражданлык җаваплылыгы, үз иленең тарихы өчен горурлык хисен тәрбияләргә ярдәм итте.


