19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 5-8 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Хисләр хөкемдары” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль, катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, әкият терапиясе ысулын кулланып уздырылды. Балалар игътибарына Хухлаев О. Е. һәм Хухлаева О. В. ның “Тиктормас маймыл турында әкият”е тәкъдим ителде. Әкиятне тикшереп, балалар кызулыкның тормышта комачаулавын һәм үз хисләреңне һәм гадәтләреңне контрольдә тота алмауның ничек комачаулавын аңладылар. Балалар кызыксыну белән Тиктормас маймыл өчен башка җәнлекләр дөньясына яраклашу өчен киңәшләр уйлап таптылар. Әкиятне анализлау тәмамлангач балаларга бармак белән рәсем ясау техникасы буенча тылсымлы чәчәк ясау буенча шәхси арт-терапия эше тәкъдим ителде.
Шөгыль сулау техникаларын кулланып релаксация күнегүе белән тәмамланды. Уздырылган шөгыль тәртипне ихтыярлы көйләүнең мөһимлеген аңларга, үзрегуляция күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.

