10нчы декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“Тынычлыкка юл” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Бергә-яхшырак!” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: төп социаль күнекмәләргә өйрәтү, коммуникатив мөмкинлекләрне үстерү, рефлексия һәм эмпатия, конфликтсыз аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Төркемдә эшләү осталыгы, яшьтәшләре белән бергә эшли белүне үстерү максаты белән “Көтелмәгән рәсемнәр” күнегүе уздырылды, аның барышында катнашучылар уртак рәсемгә төркемнең һәр әгъзасы нинди өлеш кертүен күрә алдылар. “Умарталар һәм еланнар”, “Тынычлык келәме” күнегүләрен башкарып, катнашучылар бер-берләренә карата гаепләү һәм үпкәләүләрне булдырмаска, килеп чыкмаган аралашудан тәҗрибә алырга өйрәнделәр.
Шөгыль “Комплимент” уены белән тәмамланды, ул эмпатияне үстерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, балаларның үзбәясен арттырырга ярдәм итте.
Психолог фикеренчә, мондый шөгыльләрне уздыру балигъ булмаган балаларда конструктив бердәм хәрәкәт итү күнекмәләрен, коммуникатив компетенцияләрне формалаштырырга ярдәм итә.

















