19нчы октябрь, җомга, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы Казан шәһәренең Киров районы “70нче номерлы ГББМ” МББУ консультация пункты базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, тренинг элементлары белән “Уңай кәеф бирәсең!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уңай кәеф булдыру, максат кую һәм планлаштыру күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү.
Тренинг барышында балалар “Кем нәрсә булдыра ала”, “Дөрес-ялган” күнегүләрен башкарып уңай хисләр алдылар. “Минем тормыштагы максатларым”, “Уңыш стратегиясе” биремнәрен башкарып балалар максат кую һәм планлаштыру күнекмәләрен үстерделәр. Тренинг ахырында катнашучылар үз максатларына ирешүнең шәхси планнарын төзеделәр.

