4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Куркынычсыз интернет” циклыннан тренинг элементлары белән “Социаль челтәрләрдәге куркынычлар” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыл барышында балалар социаль челтәрләрнең ни булуы, нинди сыйфатлар нигезендә кешеләр төрле интернет-берләшмәләргә оешулары турында фикер алыштылар, деструктив төркемнәрнең билгеләрен аерып күрсәттеләр. Шөгыльдәге һәр катнашучы үзенең уңай интернет- ресурсын төзеп карады, моның өчен алар челтәрдәге төркем исемен һәм эчтәлеген уйлап таптылар. Иҗади эшләрнең презентацияләре нәтиҗәсендә катнашучылар йөрәк рәвешендәге ябыштыргычлар(наклейка) – “лайк”лар ярдәмендә бу төркемгә керү –кермәү турында карар чыгардылар. Балаларга карау өчен “Каспер маҗаралары” мультфильмы сериясе тәкъдим ителде – “Вовка дус” һәм “Фишинг”. Караган материалны тикшереп, балалар Интернет челтәрендә үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен формалаштырдылар. Шөгыль ахырында балаларга куркыныч контент белән очрашканда шунда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган “Балалар онлайн” кайнар элемтәсе турында мәгълүмат бирелде.
Уздырылган шөгыль интернет челтәреннән кулланганда килеп чыгарга мөмкин куркынычлар турында белемнәрне арттырырга, интернет тирәлектә куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне формалаштырырга һәм ныгытырга ярдәм итте.

