Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гаилә укуы китапханәсендә “Җаның яшь булганда ” чарасы уздырдылар

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел

   Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Зәкив урамындагы 31нче йортта урнашкан гаилә укуы китапханәсендә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашында, “Җаның яшь булганда ” чарасы уздырдылар.

   Чараның максаты: өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, өлкән яшьтәге кешеләрдә уңай хисләр тудыру.

   Чара барышында социаль хезмәт алуда торган гаиләләр һәм белгечләр катнашучыларны Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр һәм “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелмәс” акциясе кысаларында балалар ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Аннан соң балалар музыкаль чыгыш ясадылар, бизәкләр үрү буенча “Осталыклар җыю тартмасы” мастер-классы уздырылды.

   Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә күрсәтелгән игътибар, яхшылык һәм сизгерлек өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66