Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда яхшылыкның кеше тормышында әһәмиятен күзаллауны формалаштыралар

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   18нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел

   Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Әхлак дәресләре” циклыннан “Игелекле йөрәк белән” шөгылен уздырды.

   Шөгыльнең максаты: яхшылыкның кеше тормышында һәм башкалар белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүдә әһәмиятен күзаллауны формалаштыру.

   Шөгыль “Ассоциацияләр” тренинг күнегүеннән башланды, аның барышында балалар “Яхшылык” һәм “Явызлык” төшенчәләре турында ассоциацияләрен сөйләделәр. “Яхшылык шкаласы” күнегүен башкарып, балалар үзләренең гамәлләрен, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтләрен анализладылар, ә “Уйлап тап” интерактив уенында катнашу балаларга башка кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзү өчен ярдәмчеллек, эчкерсезлек, хөрмәт итү һәм сизгерлек күрсәтергә кирәклеген аңларга ярдәм итте.

   “Яхшылык бумерангы” темалы видеоролигын карау һәм фикер алышу балигъ булмаган балаларда яхшылыкның кеше тормышында һәм башкалар белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүдә әһәмиятен күзаллауны формалаштырырга ярдәм итте.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66