Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар өчен “Мин тормышны сайлыйм!” кинотренингы уздырды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел

   Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, 14-17 яшьлек социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Мин тормышны сайлыйм!” кинотренингы уздырды.

   Шөгыль барышында балалар исерткеч эчемлекләрне куллану сәбәпләрен тикшерделәр, аларның социальләрен аердылар: яшьтәшләр коллективына керү, референт төркемнең теләкләренә яраклашу, олырак күренергә тырышу. Үзләренең сәламәтлекләренә аңлы караш һәм исерткеч эчемлекләрне куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максаты белән балалар “Бердәм хезмәт” проектының “Ялган серләре. Алкоголь. Яшерелгән дөреслек” фильмын карадылар һәм дәүләт кысаларында алкогольләштерү проблемасының масштаблары турында белмәгәнлекләрен билгеләделәр. Фикер алышу барышында балалар ял оештыру һәм үзрегуляциянең альтернатив ысулларын формалаштырдылар.

   Уздырылган шөгыль үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштырырга ярдәм итте.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66