3нче сентябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
«Экстремизмга-Юк!» декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тынычлык һәм иминлек территориясе” Игелек дәресе уздырдылар.
Максат: мииләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә толерантлык тәрбияләү, хокукый мәдәниятне үстерү.
Балалар Бесландагы фаҗигале 2004нче елгы 1-3нче сентябрь вакыйгалары турында презентация белән таныштылар, илдә булган террористик актларның корбаннарын һәм хезмәт бурычын үтәгәндә вафат булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алдылар. “Явызлыкка ничек каршы торырга?” әңгәмәсе барышында балигъ булмаган балалар толерантлык, үзара ихтирамлык үсешенең әһәмиятлелеген тикшерделәр, чөнки нәкъ менә шушы сыйфатлар терроризм үсешен кисәтергә мөмкинчелек бирә, җинаятьчеләргә җәмгыятьтән ярдәмгә өметтән мәхрүм итәләр.
Катнашучылар, сабырлык һәм игелеклелек, иҗтимагый урыннарда үзен тоту күнекмәләрен формалаштырырга, бер-берсенә карата ихтирам һәм изгелеклелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән, “Яхшылык һәм явызлык”, “Минем эшчәнлегем” күнегүләрен башкардылар. Чара ахырында балаларга төрле гадәттән тыш вакыйгалар барлыкка килгәндә үзеңне тоту кагыйдәләре белән “Мин һәм минем иминлегем” буклетлары тапшырылды.
Дәрес балигъ булмаган балаларның иҗтимагый үзаң һәм гражданлык позициясен формалаштырырга, хокукый мәдәниятне үстерергә ярдәм итте.
















