Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә үзара бәйләнеш кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен бердәм консультация көне оештырылды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   4нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел

   “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә үзара бәйләнеш кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, районнарның Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәкләре, халыкны социаль яклау бүлекләре белгечләре катнашында социаль хезмәт алучылар өчен бердәм консультация көне оештырылды.

   Мөрәҗәгать итүчеләргә алимент бурычларын түләттерү тәртибе, бурычлы кешене һәм аның милкен табу, дәгъва гаризасын тутыру тәртибе аңлатылды. Һәр ситуациядә конкрет эш алгоритмы төзелде.

   Бу чара Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең системалы рәвештә социаль хезмәт алучыларга балигъ булмаган балаларга алимент түләтүдә ярдәм итүдә старт булды.

фото-3

фото-4

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66