Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларны “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык к

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   20нче июнь, 2018нче ел

   2018нче елның 20нче июнендә “Кызыксынулар планетасы” клубы эше кысаларында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Акчәчәк турында легенда” тематик чарасы уздырылды. Балалар кызыксыну белән “Петр һәм Фаврония турында хикәят” мультфильмын карадылар, төп геройларның гамәлләре турында фикер алыштылар һәм аларның тормыш тарихы – үрнәк булырга лаеклы, бөек мәхәббәт һәм тугрылык дәресе дигән нәтиҗә ясадылар.

   Чараның гамәли өлешендә балаларга крепкәгазьдән “Акчәчәк” брошен ясарга тәкъдим ителде. Белгечләр һәм волонтерлар ярдәме белән балалар рәхәтләнеп бәйрәм символы – акчәчәк ясадылар. Бер-берсе белән аралашып, кайгырту һәм үзара ярдәм күрсәттеләр.

   Һәр катнашучы өенә, әти-әниләренә якыннарына бүләк итәр өчен, үзе ясаган чәчәкне алдылар.

   Чарада 10 бала һәм 4 волонтер катнашты.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66