Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
11нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
Игелеклелек атналыгы һәм “Экстремизмга - Юк!” айлыгы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Бөтен дөньяда тынычлык!” дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: яшьләр арасында экстремистик агымнарны профилактикалау, толерантлык тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар террор төшенчәсе һәм теракт очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, “Экстремизмга - юк!” презентациясен һәм террорчылык актлары һәм аларның нәтиҗәләре турында видеофрагмент карадылар, терроризм һәм аның белән көрәшү ысуллары турындагы сорауларга җаваплар бирделәр.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар Беслан балалары истәлегенә кәгазьдән "Тынычлык күгәрчене" эшләнмәләре ясадылар.


11нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
Игелек атнасы һәм "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен Орджоникидзе исемендәге скверда асфальтта рәсем ясау бәйгесе белән "Һәрвакыт тынычлык булсын" дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чараның максаты: балаларда кешенең кыйммәтле әхлакый сыйфатлары буларак игелеклелек, толерантлык, үзара ярдәмләшү, турында күзаллауны үстерү.
Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, нәрсә ул яхшылык, дөнья, ничек мәрхәмәтле кеше булырга, бүген кылган изге гамәлләр турында сөйләделәр. Аннары әти-әниләре белән бергә "Һәрвакыт тынычлык булсын" дигән асфальтта рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар. Күп кенә балалар кояш, чәчәкләр, шатлык, елмаюлы кешеләр рәсемнәре ясадылар, үтеп баручыларга теләкләр яздылар, алар матур сүзләрне укыдылар һәм балаларга җавап йөзеннән елмайдылар. Аеруча зур сарай сурәтләнгән һәм игелекле кешеләр белән урнаштырылган,"Игелек патшалыгы" дип аталган коллектив эшне билгеләп үтәсе килә.
Асфальттагы иҗади эшләр жюри тарафыннан югары бәяләнде, ә катнашучылар татлы призлар алдылар.



11нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Игелек атнасы" акциясендә катнаштылар.
Атна дәвамында психологлар ата-аналар өчен балалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм арт-терапия техникаларын кулланып үз-үзеңне җайга салу күнекмәләренә өйрәтү, "Минем кәефем", "Минем йөзләрем","Зирәк" күнегүләрен, ассоциатив тестларын куллану мәсьәләләре буенча онлайн консультацияләр оештырды.
Акция барышында социаль хезмәт күрсәтүче балигъ булмаганнар хезмәт ветераны Куликова Л. В. янына бардылар һәм котладылар, үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр, яхшылык турында шигырьләр укыдылар.
Шулай ук балалар Республика яшүсмерләр китапханәсе белгече Вотякова Л. В. белән берлектә үткәрелгән "Дөньяны китап аша өйрәнәбез" дигән интерактив шөгыльдә катнаштылар. Шөгыль китапларның файдасы турында белемнәрне системалаштыруга, күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итте.



11нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
2020 елның 4нче сентябреннән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Көзге игелек атнасы" акциясе старт алды.
Акция кысаларында Авиатөзелеш һәм Киров районнары бүлекләренең социаль хезмәткәрләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте волонтерлары белән берлектә шәхси секторда яши торган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә бәрәңге җыю, кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш әзерләү һәм консервацияләү буенча ярдәм оештырдылар, торак биналарны җыештырдылар, тәрәзәләр, идәннәр юдылар, тузан сөрттеләр, тузан суырттылар, ванна бүлмәләрен һәм балконнарны җыештырдылар.
Социаль хезмәткәрләр адресына игелеклелек, кайгыртучанлык, игътибарлы мөнәсәбәт өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.






11нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" волонтерлары белән берлектә "Полимер" мәдәният йортының балалар мәйданчыгында "Яхшылык дөньяны коткарыр" дигән ишегалды чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: актив тормыш позициясен үстерү, балигъ булмаганнарның игътибарын шәһәрнең экологик проблемаларына җәлеп итү, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү.
Интерактив әңгәмә барышында балалар экологиянең заманча проблемалары турында фикер алыштылар, катнашучыларның белемнәрен тирәнәйтүгә һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән интерактив уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Чараның төп темасы - танылган телетапшырулар алып баручы Николай Дроздовның: "Һәр кеше табигать өчен яхшылык эшли ала, экология мәсьәләләре турында өйдә чәй артында сөйләшергә кирәкми - тирә-юньдә күпме эш - үз йортында, ишегалдында, районда, шәһәрдә эш белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк», - дигән сүзләре.
Шуңа күрә чара "Чиста ишегалды" акциясе белән тәмамланды. Балалар волонтерлар белән бергә барлык санитар нормаларны һәм саклык чараларын үтәп чүп-чар җыештырдылар, балалар мәйданчыгын тәртипкә китерделәр.


