Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
10нчы октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чаралары планы (“юл картасы”) кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Бала һәм компьютер. Куркыныч чик” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда агрессив мәгълүмат мохитеннән психологик саклану, чынбарлыкта конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль, төркемне туплауга, уңай халәт тудыруга юнәлдерелгән, “Мин ничек аралашам”, “Аҗдаһа, кыз һәм самурай” күнегүләреннән башланып китте.
Теоретик өлешендә балалар интернет-бәйлелекне ачыклауга сорау-тестта катнаштылар, җавапларны анализладылар һәм нәтиҗәләр белән таныштылар. Аннан соң “Интернеттагы куркынычсызлык” видеоролигын карадылар, төрле хәлләрдән чыгу юлларын тәкъдим иттеләр, үзләренең социаль челтәрләрдә вакыт уздырулары тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шөгыльне тәмамлаганда балалар белән чынбарлыкта конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Виртуальлекне нәрсә белән алыштырып була?” күнегүе уздырылды.


9нчы октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан рухи семинария студентлары белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт программасы Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына туры китерелгән.
Концерт ахырында өлкән яшьтәге кешеләргә ашамлыклар җыелмалары тапшырылды һәм чәй эчү оештырылды.



9нчы октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Безнең шәһәр” циклыннан “N шәһәре мәдәнияте” төркемле шөгыле уздырды.
Максат: Казан шәһәренең мәдәният оешмалары белән таныштыру, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләргә тарту, иҗади күзаллауны үстерү.
Шөгыльнең башлангыч өлешендә балалар Казан шәһәренең мәдәният оешмалары белән таныштылар, аннан соң, төркемләргә бүленеп, үзләренең Пиксель-Гранд шәһәрендә шуларны “барлыкка китерделәр”. Шөгыль ахырында балалар иҗади эшләр башкардылар: үзләрененң театрларын тәкъдим иттеләр һәм кечкенә спектакль күрсәттеләр, рәсем галереясы өчен рәсем ясадылар һәм Пиксель-Гранд шәһәре музее өчен экспонат әвәләп ясадылар.

8нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Гаилә” гәҗитенең махсус чыгарылышын– “Акыллылык китабы” әзерләделәр.
Бәйрәмгә багышланган чараларда белгечләр балигъ булмаган балаларның игътибарларын өлкән буын кешеләренә ихтирамлы мөнәсәсбәтнең мөһимлегенә юнәлдерделәр. Балалар белән эштә, аларның әби-бабайлары яратуга һәм игътибарга мохтаҗ булуы азсызыкланды,балаларның тәҗрибәсен баету һәм рухи-әхлакый сыйфатлар формалаштыру максаты белән төркемле шөгыльләр һәм әңгәмәләр уздырылды.
Бу шөгыльләр балигъ булмаган балаларга әби һәм бабайларының тормыш юлы, гаилә тарихы, үзләренең шәҗәрәләре белән танышуга, гаилә ядкарьләренә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итте.



8нче октябрь,дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Ярдәм бүләк итәбез” хәйрия акциясе уздырдылар.Социаль хезмәткәрләр тарафыннан социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләргә түләүсез социаль хезмәт күрсәтелде( идән юу, тәрәзә юу, ризык әзерләү).

