Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
28нче август, җомга, 2020нче ел
Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре квест форматында "Шәһәр буйлап экскурсия" дигән интерактив чара уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, үз шәһәреңнең һәм республикаңның тарихи үткәне белән кызыксыну тәрбияләү, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Квест маршруты барышында балалар туган шәһәрнең истәлекле урыннары турында белделәр, легендалар һәм риваятьләр белән таныштылар, тематик табышмаклар, кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр, пластилин ярдәмендә Казан Кремле территориясен торгыздылар һәм Казан шәһәре символы – Зиланта еланы сурәтен ясадылар.
Чара балаларның күзаллауларын киңәйтергә, туган якның бай мәдәни дөньясына кушылырга, аның тарихын өйрәнү белән кызыксынуны формалаштырырга ярдәм итте.


28нче август, җомга, 2020нче ел
Шәһәр көнен һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Минем яраткан Казаным!" исемле шигырьләр җыентыгы чыгардылар, анда Наталья Уловскаяның һәм бүлекчә хезмәткәре Наил Ишмөхәммәтовның Казан турында шигырьләре тупланды.
Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларны өйләренә барып котлады. Шулай итеп, тыл хезмәтчәне Кузьмина Клавдия Ивановна өчен аның яраткан милли ризыгы "Өчпочмак" әзерләнгән иде, ә бәйрәм табыны артында шигырьләр укылды, алар бик күп яхшы хатирәләр уятты.
Социаль хезмәтләр алучылар күрсәткән кайгыртучанлык һәм аларга игътибарлы мөнәсәбәт өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.




28нче август, җомга, 2020нче ел
Белем көне алдыннан Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белгечләре "Кием планетасы" кибете белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе уздырдылар.
Бүлек белгечләренең "Кием планетасы" кибете белән хезмәттәшлеге матур традициягә әверелде. Хәйрия акциясе кысаларында 7 гаиләдән 10 бала кирәкле кием-салым һәм аяк киеме сатып алу мөмкинлегенә ия булды.
Аз керемле гаиләләр өчен бик мөһим булган ярдәм күрсәткәннәре өчен, әти-әниләр оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

28нче август, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү максатыннан "Мин - яхшы ата-ана" дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде. Шөгыль барышында ата-аналарга "Роботлар" метафорик карталары ярдәмендә үз баласының образын булдырырга һәм күрсәтергә тәкъдим ителде. Үткәрелгән күнегү үз баласының шәхесенә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга, анда уңай сыйфатларны да, игътибар һәм катнашуны таләп итә торган зоналарны да күрә белүгә ярдәм итте. Фикер алышу барышында ата-аналар балаларының гиперактивлыгы, дистанцион белем бирүне гамәлгә кертү, балалар коллективларында буллинг кебек үзләрен борчыган сорауларны карадылар. Шөгыльдә катнашучылар белән гаиләдәге конфликтлы хәлләрне чишү ысулларын аңлауга юнәлдерелгән "Мин шулай күрәм","Аңла мине", "Инструкция" күнегүләре үткәрелде. Үткәрелгән шөгыль ата-аналарның балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә психологик компетенция дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

27нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Яңа уку елы алдыннан һәм "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе баш белгече Желтобрюх Т. В. һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәре Вотякова Л. В. катнашында "Тиздән мәктәпкә!"бәйрәм чарасы уздырылды.
Булачак беренче сыйныф укучылары мавыктыргыч "Дабл" квест-уены һәм "Акыллы малайлар һәм кызлар" викторинасында катнаштылар.
Ведомствоара патронатта торучы гаиләләрдәге балаларга канцелярия товарлары тутырылган букчалар тапшырылды.


Страница 51 из 272