Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көненә әзерләнү һәм уздыру чаралары планы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” акциясе уздырдылар.
Акция барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган социаль хезмәт алучыларга хәйриячеләр исәбеннән бушлай медицина диагностикасы һәм терапевт консультациясе бирелде. Һәр ел уза торган бу акция ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртырга мөмкинлек алалар: шикәр, холестерин микъдарын, канның башка мөһим күрсәткечләрен, калакансыман бизнең гормоннар, организмдагы ялкынсынган авырулар күрсәткечләрен вакытында күзәтәләр, шулай ук кирәк очракта, вакытында дәвалану өчен, табип консультациясен ала алалар.



1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көнендә Авиатөзелеш һәм Киров районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ә сез үзегезнең әти-әниләрегезне котладыгызмы?” урам акциясе уздырдылар.
Акция кысаларында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне, өлкәннәргә, бигрәк тә үз әти-әниләренә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булуның мөһимлеге турында мәгълүмати кәгазьләр тапшырылды.




27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге “ТИСБИ” Университеты базасында, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә гаилә һәм үсеп килүче буынга хезмәт тәрбиясен үстерү стратегиясе контекстында”, “Без сайлый торган һөнәр” түгәрәк өстәл эшен оештырдылар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һөнәр сайлауның мөһимлеге турында фикер алыштылар, югары технологияле кирәкле эшче һөнәрләр турында белделәр. Шөгыль ахырында ата-аналар арасында анкета уздырылды һәм балалары мәктәпне тәмамлагач укырга керергә мөмкин булган уку йортлары исемлеге белән мәгълүмати кәгазьләр тапшырылды.


27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы алдыннан Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Комсомол, син минем хәтеремдә...” мәгълүмати стенды ясадылар.
Узган гасырның ерак еллары өлкән яшьтәге буын кешеләренең хәтерендә яши. Өйдә социаль хезмәт алучылар арасында андый гражданнар бар. Аларның язмышларына, эшчәнлекләренә “Комсомол, син минем хәтеремдә...” мәгълүмати стенды материаллары багышланган.

27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы алдыннан Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Россиянең эшлекле хатын-кызлары” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге рәисе Михайлова Виктория Владимировна белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарны Бөтендөнья Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр һәм ашамлыклар җыелмасы тапшырдылар.


Страница 213 из 272