Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Яңа Савин районы социаль яклау бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү сораулары буенча түгәрәк өстәл булып узды. Очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыелышы депутаты Александр Сидякин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гришанова Н. И., Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М. Н. булдылар.
Александр Сидякин районның азҗитешле гражданнарын Акыллылык көне белән тәбрикләде, аларга саулык теләде һәм бүләкләр тапшырды. Ә аннан соң социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире тормышка ашырылган социаль ташламалар, хезмәтләр һәм социаль проектлар турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.


4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында уздырылган чаралар планы белән туры китереп, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Администрациясе һәм Казан авиация колледжы студент-волонтерлары белән берлектә “Социаль базны тутыр” хәйрия акциясе оештырдылар.
Акция кысаларында өлкән яшьтәге 100 азҗитешле кешеләргә кышка бәрәңге, суган, кишер, башлы кәбестә кебек яшелчәләр китерделәр.
“Социаль базны тутыр” акциясе инде гадәткә өйләнде һәм пенсионерлар аны кыт түземсезлек белән көтеп торалар.


4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Яшьлек” мәдәният йорты социаль участогында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Әби, бабай, мин-иң яхшы дуслар!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән кешеләргә хөрмәт һәм толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Балалар шөгыльнең төп өлешендә, алдан әзерләгән материалларны кулланып, “Әби, бабай, мин-иң яхшы дуслар!” стена газетасын ясадылар. Балалар үзләренең әби-бабайлары тормышыннан истәлекләрне тикшерүдә актив катнаштылар.
Шөгыль бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытырга, өлкән буынга кайгыртучан һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итте.


4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсенең инвалидлар җәмгыяте белән берлектә “Акыллылык, җылылык һәм игелеклелек яше” чарасы уздырдылар.
Чара башында Казан шәһәренең МБУ ӨББ 10нчы номерлы балалар музыка мәктәбе волонтерлары “Акыллы көзнең бәхетле мизгелләре” музыкаль-шигъри композициясе белән чыгыш ясадылар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары Совин Александр Ефимович һәм Юдино бистәсенең инвалидлар җәмгыяте вәкиле Николаева Татьяна Владимировна үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгышны дәвам иттеләр. Бәйрәм барышында балаларның һәм өлкәннәрнең чыгышлары, табышмакларны оту һәм күңелле бәйгеләрдә катнашу аралашып барды. Тәмамланганда балалар үзләре ясаган эшләнмәләрен өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк иттеләр.
Чара барлык катнашучыларга да уңай хисләр һәм җан җылысы бүләк итте.



4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Куркынычсыз интернет” циклыннан тренинг элементлары белән “Социаль челтәрләрдәге куркынычлар” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыл барышында балалар социаль челтәрләрнең ни булуы, нинди сыйфатлар нигезендә кешеләр төрле интернет-берләшмәләргә оешулары турында фикер алыштылар, деструктив төркемнәрнең билгеләрен аерып күрсәттеләр. Шөгыльдәге һәр катнашучы үзенең уңай интернет- ресурсын төзеп карады, моның өчен алар челтәрдәге төркем исемен һәм эчтәлеген уйлап таптылар. Иҗади эшләрнең презентацияләре нәтиҗәсендә катнашучылар йөрәк рәвешендәге ябыштыргычлар(наклейка) – “лайк”лар ярдәмендә бу төркемгә керү –кермәү турында карар чыгардылар. Балаларга карау өчен “Каспер маҗаралары” мультфильмы сериясе тәкъдим ителде – “Вовка дус” һәм “Фишинг”. Караган материалны тикшереп, балалар Интернет челтәрендә үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен формалаштырдылар. Шөгыль ахырында балаларга куркыныч контент белән очрашканда шунда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган “Балалар онлайн” кайнар элемтәсе турында мәгълүмат бирелде.
Уздырылган шөгыль интернет челтәреннән кулланганда килеп чыгарга мөмкин куркынычлар турында белемнәрне арттырырга, интернет тирәлектә куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне формалаштырырга һәм ныгытырга ярдәм итте.


Страница 209 из 272