Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
11нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Исәнме, алтын көз!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: табигатькә карата ярату хисе тәрбияләү, әйләнә-тирә мохит экологиясе турында күзаллау, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Ни өчен ел фасыллары алышына?” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар, аннан соң табигатьтәге фасыллар алмашыну турында сөйләүче, танып белүле “Ел фасыллары. Балалар өчен энциклопедия” мультфильмын карадылар. Шөгыльгә әзерләнеп, балалар ел фасыллары турында шигырьләр өйрәнделәр, аларны рәхәтләнеп әти-әниләренә сөйләделәр.
“ Үз кулларың белән эшләнмәләр” иҗади остаханәсендә ата-аналарның балалары белән бергә эшчәнлеге җәй турындагы хәтирәләрне яңартты, балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга ярдәм итте. Балаларда чара турында истәлеккә “Җылы йөрәк” символик эшләнмәләре калды.


10нчы октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Җан җылысы” хәйрия акциясе уздырдылар. Урында ятучы социаль хезмәт алучыларны ашату өчен алъяпкыч-күкрәкчәләргә материал сатып алынды, белгечләр өлгеләр ясадылар, кистеләр һәм тектеләр.



10нчы октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Минем комсомол яшьлегем” фотолар күргәзмәсе оештырдылар.
Фотокүргәзмәдә социаль хезмәт алуда торган өлкән яшьтәге кешеләрнең комсомол яшьлекләре турында фотолары куелган.


10нчы октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чаралары планы (“юл картасы”) кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Бала һәм компьютер. Куркыныч чик” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда агрессив мәгълүмат мохитеннән психологик саклану, чынбарлыкта конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль, төркемне туплауга, уңай халәт тудыруга юнәлдерелгән, “Мин ничек аралашам”, “Аҗдаһа, кыз һәм самурай” күнегүләреннән башланып китте.
Теоретик өлешендә балалар интернет-бәйлелекне ачыклауга сорау-тестта катнаштылар, җавапларны анализладылар һәм нәтиҗәләр белән таныштылар. Аннан соң “Интернеттагы куркынычсызлык” видеоролигын карадылар, төрле хәлләрдән чыгу юлларын тәкъдим иттеләр, үзләренең социаль челтәрләрдә вакыт уздырулары тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шөгыльне тәмамлаганда балалар белән чынбарлыкта конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Виртуальлекне нәрсә белән алыштырып була?” күнегүе уздырылды.


9нчы октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан рухи семинария студентлары белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт программасы Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына туры китерелгән.
Концерт ахырында өлкән яшьтәге кешеләргә ашамлыклар җыелмалары тапшырылды һәм чәй эчү оештырылды.



Страница 206 из 272