Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
23нче октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБСУ “Республика яшьләр китапханәсе” хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Рәссам белән илһамланып” шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: традицион булмаган рәсем ясау техникасын куллану аша балаларның рәсем иҗатына кызыксынуын үстерү.
Балалар рәссам Руслан Ибраһимов рәсемнәре белән таныштылар, ул үзенең иҗат юлы, ни өчен үзенең рәсемнәрен брызгизм техникасы белән ясавы турында сөйләде. Импровизацияләнгән остаханәдә балалар останың сизгер җитәкчелеге астында үзләрен рәссам роленда сынап карадылар. Балалар үзләре өчен сәнгать дөньясы турында күп яңалык ачтылар, ә рәссам-оста һөнәри серләре белән уртаклашты, гамәли киңәшләрен бирде, эшкә иҗади якынлашуга илһамландырды.



Киров районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлегендә сәламәтлекләре чикле булган балаларның социаль яраклашу дәрәҗәсен күтәрү һәм социализация күнекмәләрен үстерү максаты белән “Ихлас” клубы эшли.
Клуб кысаларында үзенә бертөрле ихтыяҗлары булган балаларга, “Яхшылык эстафетасы” проекты кысаларында “Махеев” хәйрия фонды оештырган “Гаиләм минем-яратам сине!”открыткалар иҗади бәйгесендә катнашуга ярдәм иттеләр.
Емекова Эльза, бәйгедә катнашучыларның берсе, жюриның югары бәясен һәм Татарстан Республикасы буенча 1 урынны алды. Шулай ук аның “Бәхет конверты” эше “Махеев” хәйрия фондының ВКонтактеда тавыш бирүдә 2 урынны яулады. Эльза истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты алды.



22нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен, “Җан җылысы” циклыннан тренинг элементлары белән “Минем кәефемнең сере” төркемле шөгыле уздырды.
Максат: психоэмоциональ киеренкелекне салдыру, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләү.
Шөгыль барышында балалар шомлану дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итүче “Бүләккә мактау сүзе!”, “Безнең кәеф бүген нәрсәгә охшаган?” күнегүләрен башкардылар. Төркемдәге ышанычлы атмосфера балаларга үзләренең хисләрен, уйларын, кәефләрен ачык итеп әйтергә мөмкинлек бирде. Иҗади остаханәдә алар “Музыка кәефен ясыйбыз” тренинг күнегүен башкардылар.
Шөгыль психоэмоциональ киеренкелекне салдырырга, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләргә ярдәм итте.

Совет районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле булган балаларның социаль яраклашу дәрәҗәсен күтәрү һәм социализация күнекмәләрен үстерү максаты белән, гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле шөгыльләр уздыралар. Мондый шөгыльләр кысасында үзенә бертөрле ихтыяҗлары булган балаларга, “Махеев” хәйрия фонды оештырган “Гаиләм минем-яратам сине!” открыткалар иҗади бәйгесендә катнашуга ярдәм иттеләр.
Бәйгедә катнашкан өчен Алия һәм Әмир Моряковлар, Зайков Роман, Святослав һәм Ярослав Горбуновлар оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары алдылар.



19нчы октябрь, җомга, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы Казан шәһәренең Киров районы “70нче номерлы ГББМ” МББУ консультация пункты базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, тренинг элементлары белән “Уңай кәеф бирәсең!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уңай кәеф булдыру, максат кую һәм планлаштыру күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү.
Тренинг барышында балалар “Кем нәрсә булдыра ала”, “Дөрес-ялган” күнегүләрен башкарып уңай хисләр алдылар. “Минем тормыштагы максатларым”, “Уңыш стратегиясе” биремнәрен башкарып балалар максат кую һәм планлаштыру күнекмәләрен үстерделәр. Тренинг ахырында катнашучылар үз максатларына ирешүнең шәхси планнарын төзеделәр.


Страница 204 из 272