Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Халыкара инвалидлар көненә әзерләнү һәм уздыру буенча чаралар планы кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт алучылар өчен, “Фатирны тәртипкә!” акциясе старт алды.
Акция барышында Казан (Идел буе) федераль университеты волонтерлары фатирларны җыештыру буенча хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Студентлар идәннәр юдылар, келәмнәрне суырттылар, тузан сөрттеләр, юыну бүлмәләрен һәм балконнарны җыештырдылар.



6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Халыкара инвалидлар көненә әзерләнү һәм уздыру буенча чаралар планы кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт алучы инвалидлар өчен, “Сәламәт тәндә-сәламәт рух” традицион акциясе уздырылды.
Акция барышында медицина оешмаларына үзләре бара алмый торган инвалидлар өчен медицина диагностикасы хәйрия нигезендә өйләрендә күрсәтелде: алда табибка мөрәҗәгать итү максаты белән канның биохимик һәм тулы анализлары алынды.


6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Ватан Батырлары көне алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре “Әңгәмәдәш”(“Собеседник”) гәҗитенең махсус санын чыгардылар. Гәҗит социаль хезмәт алучыларга тапшырылды(15 кеше).

6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Совет районы Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре ветераннарны Ватан Батырлары көне белән котлыйлар
6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Ватан Батырлары көне алдыннан Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Аксенов Николай Григорьевичны котладылар, чәчәкләр һәм конфетлар тапшырып, саулык һәм озын гомер теләделәр.

6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы ДАҺББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә ДБББУ “Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен 142нче номерлы мәктәп” базасында “Спорт бәйрәме!” чарасын уздырдылар.
Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, балигъ булмаган балаларда коллективизм, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү, яшьтәшләре белән уңай аралашу күнекмәләренә өйрәтү.
Спорт дәрте һәм дуслык атмосферасы балаларның кызыксынуларын мотивлаштырды. Ике командага бүленеп, алар рәхәтләнеп эстафета биремнәрен үтәделәр, анда җитезлекләрен, чыдамлыкларын, тапкырлыкларын күрсәтә алдылар. Аннан соң мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм инттелекуаль викторинада катнаштылар.
Чара тәмамлангач барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде, ә төп бүләк –яхшы кәеф һәм уңай хисләр булды.



Страница 189 из 272