Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large

9нчы июль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итү һәм әзерләү кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Чәчәк ат, Республикам!” дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларны патриотик тәрбияләү, республиканың мәдәни-тарихи мирасына хөрмәт белән карау формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы, Казан турында легендалар һәм риваятьләр белән таныштылар, Казан турында фильм-экскурсия карадылар. Шулай ук катнашучыларга үзләре белгән халык традицияләре турында сөйләргә тәкъдим ителде. Шөгыль ахырында яшүсмерләр өчен “Татарстан Республикасы Гербы” истәлекле сувенирлар әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.
Учреждение белгечләре фикеренчә, мондый шөгыльләр балигъ булмаганнарның үз республикалары тарихы турында белемнәрен тирәнәйтергә, аның милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә ярдәм итә.



9нчы июль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан "Смайлики" командасы" циклыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Тату балалар" уен программасы уздырылды.
Программаның максаты: балаларның ишегалды командалы уеннарына кызыксынуын яңарту, төркемне туплау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.
Балалар, командаларга бүленеп:"Күчүләр", "Кем…, күчеп утыр", "Мин бишне беләм", "Крокодил" күнегүләреннән торган күңелле эстафетада катнаштылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан балалар белән “Билгеңне таны”, “Ник ярамый?”, “Светофор” дигән темага викторина үткәрелде.



8нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагогы тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” дигән ишегалды чарасы уздырылды.
Чараның максаты: гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, уртак уен һәм иҗат эшчәнлеге ярдәмендә конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү.
Чара башында катнашучылар белән бәйрәм тарихы, символлары, традицияләре турында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дигән интерактив әңгәмә үткәрелде. Гаилә әгъзаларының кооперациясенә, коммуникацияләренә һәм уйлап табучанлыгына юнәлтелгән уен-ярышлар чараның нигезен тәшкил итте.
Мәсәлән, “Гаилә бәхете рецепты” исемле мавыктыргыч уенда әниләр һәм балалар гаилә иминлеге серләре турында сөйли алдылар, ә “Визит карточкасы” дигән команда эше һәр гаиләгә рәсемнәр рәвешендә асфальтта үз гаиләсенең традицияләрен чагылдырырга ярдәм итте.
Чара ахырында катнашучылар бер-берсенә игелек, тынычлык, гаилә иминлеге теләделәр һәм үзләре белән уңай хис-кичерешләр һәм истәлекле бүләкләр алып киттеләр.




8нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел
Җәйге каникул чорында балаларга альтернатив ял итүне оештыру, балигъ булмаган балалар арасында күзәтүчесезлек һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан, ведомствоара патронатта торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында кыска вакытлы төркем эшләвен дәвам итә.
Аралашуның яңа ысулларын үзләштерүгә юнәлдерелгән "Дөньяга юл" программасы кысаларында, балигъ булмаган балалар белән "Без - бергә" дигән психологик шөгыль үткәрелде. Командадагы эш кайгыртучанлык хисе, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлекне үстерүгә, уңай мәнфәгатьләр һәм кыйммәткә ия ориентацияләр формалаштыруга ярдәм итте.




8нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел
Гаилә мөнәсәбәтләрендә рухи-әхлакый традицияләрне саклау һәм гаилә тәрбиясе, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, шулай ук гаиләләрне уртак иҗатка тарту максатыннан Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр өчен, "Безнең төрле төстәге дөнья" дип исемләнгән онлайн-бәйге уздырдылар.
Видеоматериаллар турында фикер алышканда һәм анализлаганда бүлек хезмәткәрләре тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын һәм катнашучыларның иҗади якын килүен билгеләп үттеләр: видеороликлар кулай чаралар белән булдырылган һәм төшерелгән, күрсәтелгән тематикага туры килә. Балалар шигырьләрне сәнгатьле итеп укып кына калмыйлар, сөйли торган вакыйгаларны кичерәләр дә.
Шигырь укучылар бәйгесендә җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырылды.


Страница 65 из 272