25нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Сәламәтлекләре чикле 7-12 яшьлек балалар өчен "Балалар уйный торган театр" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Төремкәй" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: дөньяны уңай кабул итүне формалаштыру, төркемне берләштерү һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыльнең дустанә мохитен булдыру максаты белән катнашучылар "Буталган санаш" уен квестында катнаштылар, әкият геройларын искә төшерделәр, табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар театр сәнгатенә кушылдылар, актёрлар, сценарий язучылар, режиссёрлар һәм декораторлар ролендә бар кешегә дә таныш "Төремкәй" әкиятенең яңа версиясе "Балачак төремкәе"ндә катнаштылар.
Белгечләр мондый мастер - класслар балаларның иҗади сәләтләрен генә үстереп калмавын, шулай ук үзара хезмәттәшлеккә, уртак фикергә килергә, үзләренең хисләре белән идарә итәргә, мөстәкыйль конфликтлы хәлләрне чишәргә өйрәтүен билгеләп үтәләр.